КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Бер сәгатьлек отель
Мәскәүдә, Шереметьево аэропортында Рәссәйдәге иң кечкәнә гостиница оештырылган. Бу үзләренең рейсын комфортлы шартларда көтәргә теләүчеләр өчен, әлбәттә.

«Номер» эчендә йокы урыны, кондиционер, телевизор, wi-fi һәм элемтә өчен интерком бар.
Бокс диварларында тавыш кертә алмый торган материал урнаштырылган. Шулай кеше тынычлыкта ял итә ала.

Бер урынлы бүлмә сәгатенә 500 сум тора. Ике урынлы – һәр кешедән 400 сум.

