КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Бэнто — ашамлыклар ярдәме белән иҗат итү
Дуслар, ничек уйлыйсыз, бары тик иртәнеге ашны ясарга кирәк булганда «иҗат» сүзе белән кулланырга ярыймы? Әлбәттә, ярый! Япония һәм японлар турында сүз барган чакта 🙂 Чөнки бездә эшкә җыела торган савыт гап-гади ашамлыклар савыты булып күренсә, Япониядә ул бенто-бокс дип атала, һәм ашамлыкклардан ясалган рәсемне искә төшерә.
Алар фикеренчә, ашамлык файдалы һәм тәмле генә була алмый, ул әле матур булырга тиеш. Бары тик матур гына түгел, сюжетлы!






