Benetton оешмасының скандаль рекламасы

Unhate исемле реклама кампаниясе шул ук исемне йөрткән фонд эше. Аны Benetton оешмасы уйлап чыгарган һәм тормышка ашырган. Фонд сүзләре буенча, ул яңа нәфрәткә каршы килгән түземлек культурасын оештырырга тели.

Кампания фикере буенча, «нәфрәт белән мәхәббәт бер-берсеннән ерак түгел», ә еш кына «тигезләнештә» торалар. Шуны ачык күрсәтер өчен,  Benetton кызык фотосүрәтләр сериясн чыгарды. Бу фотосүрәтләрдә үбешә торган барыбызга да билгеле кешеләр сүрәтләнгән. Бу төрле карашлы сәясәтчеләр һәм дини кешеләр.