КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
BBK Vivo X1 — дөньядагы иң нечкә самртфон
Быел, җәй көнендә Oppo Finder иң нечкә смартфон исемен яулаган.
Ә 25нче ноябрьдә кытай электроника чыгара торган оешма BBK Vivo X1 смартфонын тәкъдим иткән.
Аның калынлыгы — 6,55 миллиметр.

Бу смартфон җәйге рекордны бәргән — хәзер ул иң нечкә смартфон.
Аның техник бәяләмәләре начар түгел, ләкин бик шәп дип әйтергә ярамый.
«Vivo X1″ны флагман дип атап булмый, һәм бу аңлашыла да — корпусы бигрәк нечкә.
Ләкин смартфонның 4,7-дюймлык IPS дисплейе бар, арттагы камерасы 8МП, 1,2 МП — алдагы камера, аккумуляторның күләме 2000 мАч.
Vivo X1 Android 4.1 идәрәсе астында эшли.

