КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Баскыч та бар, тау да бар
Бу йорт турында нәкъ шулай әйтеп була, чөнки аның эчендә чынлап та баскыч та бар, тау да бар. Оригиналь биналарның күбесе сыман, бу йорт Япониядә урнаша, һәм аны шулай ук япония дизайнеры төзегән. Кызганычка каршы, иң шәп фикерләр чит ил дизайнерлары башларына керә.
Бу коттеджда өч кат, һәм һәр кат тау белән бәйләнгән. Шул таудан балалар шатланып шуып төшәләр. Минемчә, балалы гаиләләр өчен бу иң шәп йорт! Бала булмасам да, үзем дә шуып төшәр идем 🙂
Ә шундый уеннарны яратмасагыз, сезнең өчен баскыч та бар!




