Барби-кафе

Тайваньнең Тайбэй шәһәрендә «Барби-кафе» ачылган.
Бөтен кафе, табак-савылар һәм ашамлыклар брби стилендә ясалган, ә кызлар-официантлар курчаклар кебек ал майкалар һәм кыска итәкләр кигән.

Бу искиткеч гламур кафе креслалары кызыл күлмәк кыяфәтендә ясалагн һәм ал пчка белән бизәкләнгән.
Ә дерсетка монда төрле-төсле курчак ашамлыгына охшаган пирожныйлар бирелә.
Бу кафеның фирма ашамлыгы — матур торт, шул тортның остенда кремнан ясалган күлмәк кигән курчак.

Шундый кафеда кечкенә балаларга бик кызык булачак. Алар тәмле әйберләрне ашап, шул ук вакытта искиткеч матур курчакларга карый алалар.