Балык-тамчы — дөньядагы иң моңсу балык

Балык-тамчы (англ. blobfish) – балыклар арасында иң уникаль балык. Ул тышкы кыяфәте өчен ямьсез балык дип санала, һәм кешеләрнең күбесе аны иң-иң ямьсез балык дип атыйлар.  Ләкин, безнеңчә, бу океанның бик тирән җирләрендә яши торган балык — дөньядагы иң моңсу балык.

Балык-тамчы уникаль төзелешле тән хуҗасы. Аның ярдәме белән ул бер балыкка да ошамаган.  Шул тәннең озынлыгы 70 сантиметрга кадәр җитә, һәм тәнендә бернинди дә тәңкәләр һәм канатлар юк. Аның авырлыгы 10 кг кадәр җитә ала. Бу балыкның күзләре зуп-зур. Шул зур күзләр өчен аны бик моңсу балык дип атап була да.