Яңа мәкаләләр
Асылъяр
Артист турында:
Асылъяр — Зәйнетдинова Алсу Рөстәм кызы – 1986нчы елның 14 июлендә Татарстан республикасының Лаиш районында туа. Бала чагыннан ук зур теләк белән авыл клубында чыгыш итә. Асылъяр«Сандугач керде кунелгэ» һәм «Татарстан яшьлэре» республика ярышларында катнашып, призлы урыннар ала.
2003 елда Казан Дәуләт Мәдәният һәм Сәнгат Университетына Татарстанның атказанган артисткасы — Люция Хасанова — группасына керә.
Уку вакытында Асылъяр җырларын яздыра, ТНВ телекомпаниясе белән эшли. Бик яшь булуына карамастан, татар эстрадасы йолдызла белән гастрольләргә Оренбургка, Екатеринбургка, Пермьгә бара, аның җырлары татар эстрадасы җыелышларында урын ала.
2005нче елда Асылъяр Ильһам Шакиров исемендәге премиягә лаек була. Шулай ук 2005нче елда ул «Карлыгачлар» җырын яздыра, бу җыр аның җырлары арасында чын хазинә булды. Шул елда ук җырга клип төшерелә, һәм “Карлыгачлар” исемле альбом чыга.
2005нче елның декабрендә Асылъяр беренче кончерт оештыра, ә ел нәтиҗәсенә “Татар җыры” ярышында катнашып, “Алтын барс” белән бүләкләнә.
2006 елда «Яланаяклы кыз» татар сериалында Дилбәр ролен уйный.
2008 елда “Евровидение-2008” конкурсында “Карлыгачлар” җыры белән катнаша, ләкин, кызганычка каршы, финалга чыкмый.
Клиплар: