Астрологлар танышкан көн турында

Олы мәхәббәтнең юл башында һәрвакыт танышу тора. Кайда, ничек таныштыгыз, танышкан вакытта үзегезне ничек тоттыгыз – барысы да киләчәккә йогынты ясарга мөмкин. Астрологлар тикшеренүе буенча, танышкан көнегездән чыгып, киләчәктә сезне нәрсә көтәчәген, мөнәсәбәтләрегез ничек үзгәрәчәген белеп була икән. Бу көнгә, дөресрәге Кояш нинди Зодиак йолдызлыгы астында булуына бәйле.

Игътибарыгызга шушы прогнозны тәкъдим итәбез.

Мәсәлән: Сез 2003 елның 20 мартында таныштыгыз. Бу көнне кояш Балыклар йолдызлыгында булган. Димәк, Балыкларга туры килә торган белешмәне карыйбыз.

КУЧКАР – танышу 21 марттан 20 апрельгә кадәр булды – Бер күрүдә гашыйк булу, төпсез мөнәсәбәтләр, даими ачуланышулар, үпкәләүләр. Мөнәсәбәтләр таркалу куркынычы бик зур.

ҮГЕЗБОЗАУ – танышу 21 апрельдән 21 майга кадәр – Төпле мөнәсәбәтләр, бүләкләр, төрле уйлап табулар ярдәмендә сакланалар. Материаль мөнәсәбәтләр гаять зур роль уйныйлар.

ИГЕЗӘКЛӘР – 22 майдан 21 июньгә кадәр танышкан парлар һәрвакыт күрешеп, аралашып, үпкәләшеп һәм килешеп торалар. Бу парга вакыты-вакыты белән җиңелчә хыянәт итү, бер-беренә кунакка йөрүләр, сәяхәт итү, табигатьтә ял итү һәм башкалар хас.

КЫСЛА – 22 июньән 23 июльгә кадәр – Күңел бердәмлеге, тирән хисләр. Бер берсенең ихтыяҗларын эчке тоемлау ярдәмендә тулыландырып торалар. Бердәм йорт төзү омтылышы. Партнерларның бер берсенә карата мөнәсәбәте ата белән бала мөнәсәбәтенә охшаш. Ачуланышулар бер партнерның үз эчендә йомылучанлыгы аркасында булырга мөмкин.

АРЫСЛАН – 23 июль — 22 август – Бик матур пар. Ихлас һәм каты хисләр булу мөмкинлеге бар, тормышка бертөрле караш, бер үк омтылышлар, иҗатка бер яктан карау. Парлар бер-берсен бары тик ышанмау белән генә чыгырдан чыгарырга мөмкин.

КЫЗ – 23 август – 23 сентябрь – Бергә эшләү, проектлар төзү, интеллектуаль мөнәсәбәтләр булырга мөмкин. Мөнәсәбәтләрдә зур урынны вак-төяк детальләр алып тора, алар аркасында бергәлек бозылырга мөмкин.

ҮЛЧӘҮ – 24 сентябрь – 23 октябрь – бер-беренә ышану, көчле бәйләнеш. Матур мөнәсәбәтләр, игътибар күрсәтүләр, бүләкләр. Бу парларда иҗтимагый урын алу теләге зур.

ЧАЯН – 24 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр танышкан парлар арасында ташкынлы хисләр хөкем сөрә, бер – берсен каты көнләү бар. Мөнәсәбәтләрне тулысы белән үзгәртү куркынычы бар. Мөнәсәбәтләрдәге тынычлык партнерларның бер-берсенең эшләренә тыкшынуы, тынычлык булмау аркасында бозыла.

УКЧЫ – 23 ноябрь – 22 декабрь – Бик каты хисләр. Тормышка бертөрле караш булырга мөмкин. Бер-берсенең җитешмәгән якларын тикшерү, һәрвакыт контрольдә тоту булырга араларны боза.

КӘҖӘМӨГЕЗ – танышу 23 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр булган парлар киләчәккә озынвакытлык планнар төзиләр, аларның омтылышлары бер. Ләкин араларында салкынлык булырга мөмкин. Бер-берсенә бик каты бәйле булсалар да, хисләрен бер-берсеннән, тирә-юньдәгеләрдән яшерәләр. Бәлки моңа беренчелеккә чыгу теләге сәбәпчедер.

СУКОЯР – танышулары 21 гыйнвардан 19 февральгә кадәр булган парлар арасында интеллектуаль мөнәсәбәтләр саклана. Бер береннән азатлык, мөнәсәбәтләрендә сәерлек күзәтелә.

БАЛЫКЛАР — 19 февральдән- 20 мартка кадәр — Бер береңне аңлау хисе зур, хәтта телепатлык контактына кадәр. Мөһим булмаган нәрсәләргә җиңел карау, реальлык дөньявилык җитмәү. Партнерлар араларында булган хәлләрне серъез рәвештә кабул итәләр.

Шуны исегездә тотыгыз : мәхәббәт корыч киртәләрне дә җимерергә сәләтле. Арагызда мәхәббәт бар икән, аңа бернинди ышанулар да киртә була алмый. Уңышлар сезгә!