Apple яңа офисын НЛО формасында төзи

Бер ел элек Apple оешмасы үзенең  Купертинода урнашкан яңа офисының  дизайнын тәкъдим итте.
Рәсемдә сүрәтләнгән бина дизайны кинодагы НЛОны искә төшерә.

Әлбәттә,  Apple оешмасының яңа офисы стильле, инновационлы һәм бик үзенчәлекле булыр.
Бина эчендә — 12 мең кешегә исәпләнгән эш урыннары булачак, бер мең кунакка саналга конференц-зал, һәм эчтәге ишек алды — анда эшчеләр ял итә һәм спорт белән шөгелләнә ала.

Бу офисның төзелеше киләсе елда башланачак, ә 2016 елда ул инде кулланышка керәчәк.