«Apple» ноутбугы исе белән булган парфюм

«MacBook Pro Apple» ноутбукларын аларның югары бәясе аркылы һәркем сатып ала алмый, ләкин аның исен хәзер һәркем тоя ала. Бүгенге көндә духи һәм парфюм нинди генә булмый — чәчәкләр һәм җиләк-җимеш исләре белән генә түгел, ит, китап, метро исләре белән дә. Менә чираттагы яңалык — «Air Aroma» оешмасы «Eau de MacBook» исемле парфюмны чыгарган.

Хәзер күзләрне ябып «Apple» ноутбугы исен тоеп, сез шул компьютерных хуҗасы дип уйларга була.
Бу парфюм уникаль исләр букетыннан тора — картон, китап басу буяулары, пленка һәм яңа алюминий ноутбук исләре. Кызганычка каршы, «Eau de MacBook» парфюмы бары тик күргәзмә өчен генә чыгарылган, һәм аларны сатуга җибәрергә җыенмыйлар.