Америкада күрә алмаган кыз матурлык бәйгесендә катнашачак

Тарихта бу хәл беренче тапкыр — «Мисс Флорида» бәйгесенең финалында сукыр, ләкин бик матур Коннор Босс катнаша.
18 яшлек кыз калган конкурсанкалар белән беррәттә «Мисс Фолорида» титулы өчен көрәшер.

Коннор күрүен генетик авыру нәтиҗәсендә югалткан, ләкин бу анарга мәктәпне бетерергә һәм район матурлык бәйгесендә катнашырга бер дә комачауламаган! Шул бәйгедә җиңгәч, Коннор үзенә ышанган, һәм тагын бер этапта катнашырга булган.