КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Америкада ике башлы еланны тапканнар
Җәмәгатьчелек бу елан турында бары тик балалар аны мәктәпкә дуслары алдында мактаныр өчен китергәч кенә белгән.
Шаккатырлык еланны күргәч, укытучылар вакытлыча балалардан еланны алганнар, һәм күрше уку йортына — Ware Shoals High School, биология факультетына җибәргәннәр. Анда еланның төрен билгеләгәннәр.

Бу гадәттән тыш елан җир казу ужы (Virginia striatula/земляной уж) булган.
Аның бер башы икенчесеннән бераз зуррак, һәм, могаен, бу баш «эшчән» баш булгандыр. Ләкин елан тәне остендә контрольны ике башы да тота ала.


