Алтын Лада Гранта

Кемдер үзенең байлыгын кыйбар чит ил машиналарын сатып алып күрсәтә, ә кемдер Рәссәй машинасын ала, һәм, анарга тагын бик күп акча әрәм итеп, шул машинаны «матурайта», ул «текә» була дип уйлый.

Машина чынлап та текә буламы, бу бары тик бушка вакытны һәм акчаларны әрәм итү генәме — үзегез хәл итегез. Безнеңчә, бу кызык, һәм бераз көлке — Лада Грантаны алтын итеп ясау. Һичшиксез, бу машина ерактан күренеп торыр, ләкин текәрәк булмас.