Яңа мәкаләләр
Алинә Кабаеваның әтисе Татарстанда мәчет салдырган.
Алинә Кабаеваның әтисе Татарстанда мәчет салдырган. Футбол буенча Үзбәкстан яшьләр җыелма командасы тренеры, атаклы спортчы Алинә Кабаеваның әтисе — Марат Кабаев, Татарстанның Әлки районындагы мәчет төзелешенә зур ярдәм күрсәткән. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Корбан-бәйрәм көннәрендә Урта Әлки авылында зур мәчет сафка басты.

«Рахман» мәчете башкалабызда биш ел элек төзелгән Кол Шәриф мәчетенең кечерәйтелгән копиясе. Әлки районындагы мәчет Кол Шәрифтән 4-5 тапкыр кечерәк һәм аның ике генә манарасы бар. Ләкин бу мәчеттә, Кол Шәриф мәчетендәге кебек үк, хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе һәм кечкенә генә мәдрәсә дә урнашкан.
Урта Әлки авылындагы бу мәчетне җирле эшмәкәр Нәзгать Мәгрифәтуллин салдырырга була. Авылда туганнары яшәгәнлектән, бу хакта Марат Кабаев та белеп ала. Ул якташларына мәчет төзелешендә ярдәм кулы суза.
«Рахман» мәчетендә инде беренче намазлар укылды. Корбан-бәйрәмгә чыгышы белән бу авылдан булган һәм мәчет төзелешенә үз өлешләрен керткән якташлар җыелышты.
