Альбина Апанаева

“Киңәше акыллы иң якын дустымның…” дип җырлап килеп керде бу җырчы татар эстрадасына. Берничә ел эчендә зур тизлектә тамашачыларының мәхәббәтен яулады. Моңлы тавышы белән үзенә яшьләрне генә түгел, шулай ук олырак буын вәкилләрен дә җәлеп итә ул.

Альбина Апанаева 1981 елның 21 маенда Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килә. Әти-әнисенең шатлыгы булган кызчык озак та үтми мәктәпне тәмамлый һәм  Казан Дәүләт Культура һәм Сәнгать Универститетына укырга керә, шулай ук өстәмә рәвештә Казан Икътисади – Сәяси Институтында да белем ала.

Татар эстрадасында “Серле йөрәк”, “Чын дустым” җырлары белән таныла. 2005 елда Альбина “Барыбер кадерле” дип исемләнгән беренче альбомын чыгара, ә 2007 елда инде аның яңа “Сине сагынуларым…” дип исемләнгән җыентыгы дөнья күрә.

Җырларын ул “Оскар –Рекордс” студиясендә яздыра. Иң якын дусты Дилә Нигүмәтуллина, ИлГәрәй белән бергә яздырган җырлары бар.

2009 елда Альбина Апанаева күптәнге хыялын тормышка ашыра: Казан шәһәрендә “Тантана” бәйрәм үзәген ачып җибәрдә. Никах, туй, төрле мәҗлесләр үткәрергә ярдәм итә.

Тормыш девизы : “Камиллекнең чиге юк”. Намуслы кешеләрне хөрмәт итә, ә икейөзлелекне өнәп бетерми.

Бүгенге көндә Альбина Апанаева исемен бик яратып, горурланып телгә алалар. Аның иҗаты дөрестән дә горурланырлык бит! “Чын дустым”, “Китәм димә”, “Гашыйк җыры” һәм башкалар, һәм башкалар… Альбинаның репертуарында төрле темаларга җырлар бар, ләкин аларны барысын да җырчының мәһабәт тавышы берләштерә.

Бу мәкаләне түбәндәге сораулар буенча таптылар:

альбина апанаева скачать песни