Альберт Асадуллин

Альберт Асадуллин

Артист турында:
Альберт Асадуллин (Алберт Асадуллин) 1948нче елның 1 сентябрендә Суконка районында туа. Ул бик бай булмаган, җиде балалы гаиләдә үсә. Беренче мәртәбә җырлап 7 яшендә акча эшләгән. Аннары соң унбиш яшендә чалбарга акча эшләр өчен, төзелештә эшләгән.

Иҗат училищесында укыган чагында рок-группасы белән Хендрикс җырларын башкаруы өчен анарга Ленинградта җырларга рөхсәт бирмәгәннәр.

Җырчы буларак Альберт Асадуллиның икенче тууы “Орфей һәм Эвридика” спектаклендә була. Соңыннан озын күңелле музыкант юлы, тамашачылар, бәйгеләр, бүләеләр, җиңүләр була.

Бернигә дә карамастан. Алберт Асадуллин үзенә тугры булып кала, аның яраткан көйләре – туган җире моңнары. Аның өчен беренче урында фольклор, бары тик аннары соң гына рок.

Алберт Асадуллин Рәссәйнең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, аны таныйлар, аның җырларын яратып тыңлыйлар, тамашачылар үзен сөяләр. Әлбәттә, ул искиткеч сәләтлә, эшчән, чиста күңелле артист.

«Клиплар:»