Аквариумлы кроссовкалар

«Wieden+Kenedy Tokyo Lab» исемле креатив оешма уникаль «Nike Air Abuku» проектын тәкъдим иткән. ABUKU — япония телендә «куык», яки «пузырь». Бу проект Nike Air Max 360 кроссовкасының чын алтын балыклы аквариумга әйләнүен сүрәтли. Шулай ясаучылар аның «һавалы» булуын күрсәтергә тели.

Шул оешма бу аяк киеме турында менә нәрсә дип әйтә: «Без Air Max 360 кроссовкаларына рекламаны ясарга тиеш идек. Ә бу аяк киеменең үзенчәлеге — һава подошвалары. Шулай без һавалык концептыннан этәлеп бардык. Без кроссовкаларның өске ягын тулычынча үтә күренмәле ясап, эченә су салдык һәм Япониянең иң танылган балыгын — көмеш кәрәкәне җибәрдек». Ясаучылар фикеренчә, шундый аяк киеме тәбигать белән кеше арасында булган мөнәсәбәтләрне сүрәтли.