Яңа мәкаләләр
Айгуль Бариева
Искитмәле беренче сопранога ия бу җырчы. Йомшак, ягымлы тавышы, чибәрлеге белән күп кенә тамашачыларын әсир иткән ул. Кайбер кешеләр хәтта аны рус эстрадасы җырчысы Анна Германга охшаталар. Сүзем “Яңа елда бергә булыйк”, “Бичаракай” сериалларына соундтреклар башкаручы җырчы – Айгөл Бариева турында булыр.
Айгөл Бариева 1974 елның 22 августында Казан шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе – Бариев Шамил Мәсгут улы – Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артисты, Татарстан Республикасының лаеклы артисты, актеры, режиссеры һәм укытучысы, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты. Әнисе – Гөлфия Абулла кызы – музыка эшлеклесе.
Айгөл балачактан музыка белән кызыксына башлый. 13 нче гомуми белем бирү мәктәбен, 5 нче музыка мәктәбен тәмамлый (фортепианода уйный).
Мәктәпне тәмамлагач Казан Дәүләт Культура һәм Сәнгать Институтына (бүген — Университеты) укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлый. Уку вакытында Айгөл Татарстанның атказанган артисты Рәхилә Мифтаховадан дәресләр ала.
Университетны тәмамлаганнан соң “Сорнай” фольклор ансамбле белән гастрольләрдә 1993-1995 елда Финляндия, Төркия, Германия, Швейцария шәһәрләрендә чыгыш ясый.
Айгөл Бариева төрле бәйгеләрдә катнаша. Ул “Ягымлы яз” бәйгесе дипломаты (1991), “Хыял” хоры төркеме составында Дж.Палестрин исемендәге Халыкара Рухи музыка Фестиваленда лауреат һәм призер (1997), 2004 елда “Нечкәбил” гүзәлләр бәйгесендә “Матур нечкәбил” номинациясендә җиңүче, 2007 елда Россия башкаручысы Александр Айвазов белән “Җиде йолдыз” фестивалендә “Назлы гөлкәем” җырын бергә башкаралар.
Шулай ук Айгөл Бариева “Бичаракай” спектаклендә Гүзәл ролен уйный.
Беренче альбомы 1996 елда чыга һәм “Синең өчен” дип атала. Моннан тыш Айгөл “Ышанмыйм” (2004), “Мине танырсыңмы”(2005), “Айгөлләр сере”(2007),”Бер гомер җитми икән”(2008), “Бу язмышлар бәхет китерсен”(2009) җыентыкларын чыгара.
Айгөл Бариева – татар эстрадасында балкып янучы йолдызларның берсе. Бүгенге көндә Аның турында ишетмәгән, аның иҗаты белән сокланмаган кеше бик аздыр. Айгөл дә үз чиратында җырлары белән тамашачыларын шатландыруын дәвам итә.
—
Бу мәкаләне түбәндәге сораулар буенча таптылар:
айгуль бариева песни скачать




