Айдар Файзрахманов

Айдар Файзрахманов

Артист турында:
Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта имән авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

“Җырлыйк әле!” тапшыруы авторы Нәзип Бәдретдинов чакыруы буенча Айдар Файзрахманов телевидениягә ләгә.

Бугенге көндә Айдар Файзрахманов “Җырлыйк әле!” тапшыруының алып баручысы, тамашачылар аны яраталар, йолдызлар хөрмәт итә.

Ул бөтен нәрсәдә тәҗрибәне һәм тәртипне ярата. Аның максаты – картаймаска, моңсуланмаска, үз эшенә хезмәт итәргә. Күргәнебезчә ул үз максатына зур уңыш белән ирешкән.

Айдар Файзрахманов фикеренчә, яшәү мәгънәсе – эшеңнең нәтиҗәләре белән файдалану, барсы белән дә шатланырга, кешеләр өчен шатлана белергә. Буш вакытында ул фото, спорт, бакчасы, авылы белән шөгылләнә.

Айдар Фәйзрахмановның хатыны һәм ике баласы бар.

Клиплар: