КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Агач эшләре остасы
Дэн Уэббны чып-чын агач эшләре остасы дип атарга була.
Америкада яши торган скульптор һәм рәссам Дэн Уэбб (Dan Webb), җыелма күргәзмәләрнең бик еш катнашучысы. Шулай ук аның үз махсус күргәзмәләре дә бар. Шулай ук Дэн Уэбб бик еш төрле паблик-арт-проектлар ясавында катнаша.

Дэн Уэбб Мичиган штатының кечкенә шәһәрендә Ист-Лансингта туган. Белемен Сиэтлда, Корниш сәнгать колледжында алган. Шунда хәзерге көнгә кадәр яши дә.
Скульптор фикеренчә, аның эше кешеләргә без нәрсәгә туганыбызны күрсәтергә тиеш.
Барлык скульпторлар кебек Уэбб торле материалар белән эшли, ләкин аның яратканы — агач.



