Роб Гонсалесның «мөмкин булмаган» рәсемнәре

Канада рәссамы Роб Гонсалес могҗизалы чынбарлык жанрында иҗат итә. Ул барлык күренешләрне, бөтен дөньяны узенчәлекле яктан күрә, аның карашы гади кешеләр карашыннан бик тә аерыла. Кемдер аны серле, кемдер гаҗәпле, ә кемдер бозылган караш дип саный.

Беренче караштан барсысы да нормаль, гади булып күренсә дә, аның «мөмкин булмаган чынбарлыгы» иллюзор булып күренә, һәм нәрсә беләндер Эшерның мөмкин булмаган фигураларын искә төшерә.

Барысын да ахырына кадәр карап бетергәнче рәсемнәрдә күзне тартып алып булмый. Аларның барысында да ниндидер «секрет» эзләнә.