КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Великобританиянең иң нечкә биле
22 яшлек Великобритания яшәучесе Нерина Ортон дөньядагы иң нечкә билле кыз булырга тели. Һәм, беләсегез килсә, ул бик җиңел дөнья «нечкәбиле» була ала, чөнки хәзерге көндә аның биле бары тик 40 сантиметр.
Бу рекордтан бары тик 2 сантиметрга гына зуррак.

Неринаның шул рекордны куярга теләге искиткеч зур, шуңа күрә ул корсетын төннә дә салмый, анарда йоклый. Корсет бары тик юынырга вакыт килгәч салына.
Нерина корсетларны 14 яшеннән кия башлаган, һәм хәзер аның җыелмасында 78 төрле корсет бар!




