10 иң зарарлы ашамлык

Ябыгыр өчен ач йөрергә, яки спортзалда яшәргә кирәк түгел — бары тик иң зарарлы ашамлыкларны ашамыйча сез яхшы гына ябыга аласыз.

Дөрсен генә әйткәндә, бу ашамлыклар тәннәребезгә генә түгел, исәнлегебезгә дә бик зур зарар китерә. Тикшереп карагыз — меня шул 10 ашамлыкларны кулыгызга алмагыз — һәм сез үзегезне күпкә яхшырак хис итәрсез! 🙂

1. Чипсалар.

Бәрәңге үзеннән-үзе бернинди файданы китерми, ә чипсыга кадәр кыздырылган кыяфәттә ул зарар гына китерә.

2. Газлы су.

Үзегез карагыз — бу буяулы шикәрле су! Гуашь белщн болгатылган шикәр дә күпкә файдалырак булыр иде…

3. Фаст-фуд.

Монда бернәрсәне аңлатып торырга да кирәкми, безнеңчә.

4. Майонез.

Сүз кибет майонезы турында бара.

5. Тоз һәм шикәр.

Алар икесе дә — ак үлем. Тоз организмда суны җыя һәм кирәкмәгән җирләрдә саклый, ә шикәрнең зарары болай да билгеле — ябыга торган кешеләр өчен ул иң беренче дошман.

6.  Алкоголь.

Атнага бер генә мәртәбә (мәсәлән, җомга көнне) эчсәгез дә — бу инде алкоголизм.

7. Казылык.

Кызганычка каршы, кибетләрдә чын иттән ясалган казылыкны табарга бик тә авыр. Гадәттә, ит урынына торле зарарлы әйберләр кулланыла.

8. Кыздырылган әйберләр.

Майда кыздырылган әйберләрдә бөтен файдалык юкка чыга.

9. Татлы әйберләр.

Бигрәк тә мармелад, суыра торган кәнфитләр — аларда бик күп буяулар бар. Татлы әйберне ашарга теләсәгез — балны ашагыз.

10. Ак ипи.

Монда ук он ашамлыклар керә.