Илнар Сәйфиев

Әлеге җырчы турында ишетмәгән, аның бер генә җырын булса да тыңлап карамаган татар кешесе юктыр. Үзенә һәрвакыт җәлеп итеп торучы тавыш, тавышының ниндидер үзенчәлеге бар. Сүзем Илнар Сәйфиев турында булыр.


Илнар Фильгат улы Сәйфиев 1982 елның 22 апрелендә Апас районы Югары Биабаш авылында дөньяга килә.

Мәктәпне тәмамлагач, 1998 елда “Сандугач керде күңелгә” музыкаль бәйгедә катнаша һәм лауреат була. Әлеге бәйгедә аны татар җырчысы Зилә Сөнгатуллина күреп ала һәм Казан Дәүләт консерваториясенә укырга чакыра. Ләкин Илнар консерваториядә 2 ел гына укый ала, чөнки тормыш эшкә урнашырга мәҗбүр итә…

2002 елдан Илнар рестораннарда чыгыш ясый башлый, шунда аны “Барс-Медиа” продюссеры күреп ала һәм контракт төзергә тәкъдим ясый. Шул көннән Илнарның татар сәхнәсендәге тормышы башланып китә дә инде.

“Татар җыры” фестивалендә 2003, 2004, 2005, 2006, 2008, 2009 елларда лауреат була.

Илнарның беренче клибы “Сине күрсәм” җырына төшерелә. Беренче җыентыгы да “Сине күрсәм” исеме астында дөнья күрә.

Илнар Сәйфиев – төрле буын вәкилләрен үзенә җәлеп итүче җырчыларның берсе. Ә халык мәхәббәтен яулаган икән – димәк максатына ирешкән дигән сүз!