Banksy — иҗади «террорист»

Banksy исемле инглиз рәссамның кем икәнен хәзер дә беркем төгәл белими. Ләкин аның исеме бөтен дөнья буйлап яңгырый. Бу рәссам -даһи.
Аның эшләрен төрле илләрнең шәһәрләрендә күреп була, алар үзенең социаль мөһим һәм шул ук вакытта оригиналь һәм гадәттән тыш булуы белән шаккатыра, сокландыра.

Кайбер фикерләр буенча, аның исеме Роберт яки Робин Бэнкс, һәм ул 1974 яисә 1975 елда туган. Бер ике журналисттан кала, үзен күргән кешеләр юк. Шул журналистларга да ул төрле мәгълүматне биргән.

Бэнкси трафаретлар белән куллана, ләкин алар анарга бары тик тиз эшен эшләп полициядән качар өчен генә кирәк.