Дөньядагы иң кыйбат сәгатьләр сатылды

Танылган зиннәтле марка Hublot Швейцариядә үткән  Baselworld 2012  күргәзмәсендә, аның сүзләре буеча, дөньядагы иң кыйбат сәгатьләрне тәкъдим иткән.

Бу сәгатьләр 14-каратлык алмаз белән инкрустацияләнгән, һәм аларның бәясе $ 5миллион. Искиткеч-гламур зиннәтле сәгатьләр ак алтыннан ясалган, һәм 1 292 бриллиант белән бизәлгән, аларның алтысы 3 караттан артык.

Hublot сүзләре буенча, бриллиантларны Нью-Йоркның иң яхшы белгече ясаган.

Зур бәягә карамастан, сәгатьләрне сатып алырга теләүчеләр җитәрлек иде. Нәтиҗәдә, аларны  The Hour Glass исемле Сингапур оешмасы сатып алды.