Яңа мәкаләләр
Узган тәүлек эчендә яуган кар. Саннар һәм фактлар
6 декабрь көнне кабул ителгән «Буран» планы нигезендә, Казан урамнарын кардан чистарту өчен өстәмә техника җәлеп ителде.
Кар, буран, юеш кар белән аралашып яуган яңгырдан катлауланучы һава шартларын күздә тотып, юл хезмәтләре тәүлек дәвамында өзлексез эшләде.

Юл хезмәтләре алдында урамнарны бозлавыкка каршы катнашма белән сибү, тротуарлар һәм транспорт туктау мәйданчыкларын кардан арындыру, ә иң мөһиме – яуган карны шәһәр читенә ташу бурычы тора.
Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә шәһәр урамнарында кардан чистартуда 750 берәмлек техника катнашкан. Аларның күбесе кичке 8 сәгатьтән иртәнге 8 сәгатькә кадәр, ягъни төнге сменада эшләгән. Кар ташуда барысы 374 самосвал катнашкан, шуларның 250 берәмлеге шәһәрнең башка оешмаларыннан ярдәмгә килгән. Барысы тәүлек буена 4174 рейс ясалган, 23600 тонна чамасы кар көрәлгән. Төяүне 23 кар чистарту машинасы һәм 63 погрузчик башкарган. 105 берәмлек техника Казан урамнарына 1689 тонна ком катнашмасы сипкән.
