Хатын-кыз букчасы өчен кесә лампа

Хатын-кыз букчасы тәртиптә сирәк була, сез барысын да яхшылап урнаштырып чыксагыз да, барыбер бер-ике сәгатьтән соң букча эчендә аңлашылмаслык нәрсә була. Еш кына иң кирәк әйберләр — сумканың иң астында була. Иң уңайлы җирдә булса да, аны табарга кайвакыт бик күп көч кирәк.

Менә нәкъ шундый бәлалар булмасын өчен, Парижның иҗат мәктәбен бетергән яшь дизайнер  Феллина (Fellina) кесә лампаларны уйлап чыгарган. Бу лампаларның урыны — сумка кулларында. Тышкы яктан эленеп торганда алар утны җыялар, ә эчкә тыгып кабызсаң — букчагызның эчен яктырталар!