Музыкаль йорт

Бу гади йорт түгел, бу — музыкаль йорт! Әйе-әйе, ул музыка уйный белә, ләкин гел уйнап тормый, бары тик яңгыр вакытында гына.

Бу гадәттән тыш йорт Германиядә, Дрезденда урнашкан. Аның исеме дә бар — Neustadt Kunsthofpassage. Бу йортның гаҗәеплеге — аның сутөшергечендә. Алар махсус үзенчәлекле ясалулары аркасында, яңгыр яуган чакта йорт матур музыканы уйный.

Шундый йортта һәркем яшәргә теләр иде. 🙂