Roly Poly

Сингапурның Милли университеты ( National University of Singapore) галимнәре яңа Roly Poly исемле җайланышны тәкъдм иттеләр. Roly Poly — бер-берсеннән еракта булган кешеләр өчен искиткеч нәрсә.

Тышкы кыяфәте буенча ул йомыркага охшаган. Ул ике, бер-берсеннән еракта булган кешене бәйли. Ул кечкенә генә, һәм аны үзең белән теләсә кая алып була. Бер комплектка ике «йомырка» керә.

Ул бик җиңел эшли: ике кешенең берсе «йомыркага» кагылып, аны селкетә. Шул ук вакытта икенче йомырка да селкенә башлый. Шунда икенче кеше беренчесе аның турында уйлаганын белә. Ул бөтен дөнья буйлап эшли, кешеләр төрле илләрдә булса да!