Яңа мәкаләләр
Үткән елның иң стильле йолдызлары
Рейтингка танылган йолдызлар һәм сәясәтчеләр кергән. Алар, гәзит фикеренчә, шикле киемне киеп дөрес эшләгәннәр һәм даннарын югалтмаганнар.
Мишель Обама ал Стелла МакКартни күлмәгендә
Бу күлмәк турында бик күп критик сүзләр әйтелгән, ләкин Мишел җавабы кыска булган: «Хатын-кызлар, сезгә ошаган киемне киегез! Мин миңа ошаганын киям!»

Кейт Уинслетт аклы-каралы Стелла МакКартни күлмәгендә
Бу күлмәк ярдәме белән Кейт берничә артык килаграммын яшергән һәм стильле һәм оригиналь булган.

Натали Портман Rodarte күлмәгендә «Оскарда»

Пиппа Миддлтон Александр МакКуин күлмәгендә апасы туенда
Кейт Миддлтон сеңелесе апасы туена гадәти ал күлмәкне кияргә теләмичә, гади ак күлмәкне сайлап бердә хата ясамаган. Ул стильле һәм сексуаль булган, ләкин кәләштән матуррак булмаган.

Леди Гага Hussein Chalayan күлмәгендә «Грэмми»да
Церемониядә җырчы күлмәктә дә түгел, ә йомыркада чыкты.

Кейт Миддлтон Александр МакКуин күлмәгендә үз туенда
Кейт һәм аның сеңелесе бер дизайнер күлмәкләрен сайлаганннар, һәм һичшиксез дөрес эшләгәннәр! Кейт матур һәм стильле булган.

Жизель Бундхен Александр МакКуин күлмәгендә

Эмма Уотсон Валентино күлмәгендә

