Яңа Ел белән бәйле Гинесс рекордлары

Яңа Елның тылсымлы бәйрәм, һәм, әлбәттә, аның белән гомеребездә булган күп нәрсәләр бәйле. Гинесс китабына эләкккән рекодлар арасында Яңа Ел белән бәйле рекордлар да күп. Без сезгә иң кызыкларын тәкъдим итәргә телибез!

1. Иң кыйбат чыршы бизәге. Ул 2002нче елның 7 декабрендә Токиода билгеләнде.  Piaget оешмасының Япония булеге агачны 83 ювелир бизәкләр белән бизәде. Аларның тулы бәясе — 16 миллионов доллар.

2. Иң зур йөзә торган чыршы Рио-де-Жанейрода 2007нче елда булган. Аның буе 85 метр булган иде.

3. Иң зур чыршы йолдызы Индиядә, Кочи шәһәрендә 2009нчы елда урнаштырылган иде. Аның буйлыгы 31, 59 метр булды.

4. 30 сантиметрлык чыршы — дөньядагы иң карт чыршы. Британиядә яшәгән Джанет Паркерның әбисе аны  (Janet Parker) әле  1886 елда сатып алган.

5. Яңа ел гирляндасында булган лампочкаларның иң зур саны Германиядә 2006нчы елда билгеләнгән. Гирляндада  150 000 лампа булган иде.