Проволокадан скульптуралар

Иҗатның күп формалары бар. Кемдер рәсем ясый, кемдер скульптуралар. Скульптуралар да төрле була. Хатерләсәз, без иске металлдан, бананнан ясалган скульптуралар турында язган идек. Бу юлы без сезгә проволокадан ясалган скульптуралар турында сөйләргә телибез.

Шундый кызык һәм оригинал иҗади эш белән Гевин Ворт шөгелләнә. Гевин Ворт Зимбабведа 1981 елда туган. Соңгы 8 ел ул  Сан-Францискода яши.
Скульпутрадан кала ул рәсемнәр ясый һәм дизайн белән шөгылләнә.