Ә сез беләсезме?

Мәскәү үзәгендә, Кызыл мәйданда  атаклы татарга һәйкәл тора икән бит. Дөресрәге, һәйкәлнең яртысы гына татарга багышланган. Сүз Кузьма Минин һәм Михаил Пожарский һәйкәле турында.

Чынында Кузьма Минин бернинди дә Кузьма түгел, ә Кирша Миңнебаев булган.   Болгавыр вакыт (Смутное время) заманында Мәскәүне поляк интервенциясеннән саклау өчен халык ополчениесен күтәргән кешеләрнең берсе  татар булган, ләбаса! Нижгар өлкәсендәге земской староста Кирша Миңнебаев, тарихчылар фикеренчә, Миңнебай  исемле чукындырылган татарның улы булган.

Танылган татарлар турында сүз чыкты икән, тагын бер легендар кешене искә алмыйча булмый. Ул да булса Белла ханым Ахмадулина. XX гасырның 60нче елларында бик популяр булган әлеге шагыйрә Мәскәүдә тамоня хезмәткәре Әхәт әфәнде гаиләсендә дөньяга килә.

Белла ханым  бик бунтар характерлы булса да, интервьюларының берсендә: “Минем иҗатымда һәм үз-үземне тотуда татар геннары бик зур роль уйнады”, дип белдергән иде, — ни генә булмасын, иремне мин һәрвакыт тыңлыйм һәм чын күңелемнән хөрмәт итәм, чөнки, нинди генә булсам да, мин барыбер татар хатыны”.

Бүген исә татарлар ТВда бик күп. Бик популяр Хаматова, Литвинова, Башаров, Алсудан кала, яңалык тапшыруларын алып баручылар Лилия Гильдеева (НТВ) һәм Фәридә Корбангалиева (РТР) шулай ук татарлар. Анардан бигрәк, карьераларын алар нәкъ менә Татарстанда башлаган булган.