Яңа мәкаләләр
«YouTube»ның яңа татар йолдызы
Безнең сөенечебезгә «УоuTube»тә популяр булган кешеләр арасында ешрак татар әсәрләр, шоулар, җырлар күренә башлый. Оксана Ильюп Челябинскта яши һәм татар җырларын башкара. Аның искиткеч тавышы, шуннан артык ул әле гитара да уйный.

Шундый сәләтлә кеше яныннан узып булмый дип, без Оксанага берничә сорау бирдек.
Күрше: Оксана, исәнме. Син ничэ яшьтән һәм ничек жырлый башладың?
Оксана: Исәнме! Бала чактандыр инде… Мин бит авылда үстем, ә анда баланың әз генә булса да моңы ишетелә икән, бераз сәләте күренә икән, аны үстерергә тырышып, иң элек мәктәптә җырлаталар, биетәләр, аннары мәдәният йортында инде. Балачакта “җырлыйсым килә” дип җырламыйсың, нәрсә кушалар, шуны эшлисең. Дөресен генә әйткәндә, мин үземдә әллә ни зур сәләт күргәнем юк. Гади авыл кызы…
Күрше: Кайчан син гитарада уйнарга өйрәнден? (һәм кем өйрәтте)
Оксана: Гитарада уйнарга мине ирем өйрәтте. Миңа 16 яшь иде, без әле очраша гына башлаган идек. Гитарада уйнарга өйрәнү теләге зур иде. Ә теләген зур булмаса авыр ул өйрәнергә — бармак очлары авыртуына тузеп булмый. Исемдә беренче мазольлар… Ничек алар авырта, сулкылдый. Ләкин түзәргә кирәк, өйрәнергә. Дөресен әйткәндә, мин үзем “три дворовых аккорда” беләм. Ә болай, осталыкны арттыру, үзең өстендә эшләү һәрчак кирәк дип уйлыйм.
Күрше: Ютубка узеңнен жырларыңны кую каян башыңа килде?
Оксана: Бервакыт, интернет челтәрендә адашып йөргән чакта, очраклы рәвештә генә, бер видеотасмага тап булдым. Анда бер яшь кенә егет гитарада “Эрет мине” дигән җырны башкара иде. Аны тыңлап хәйран калдым. Үзем гитарада бер-ике татарча җыр белә идем инде, ләкин аларны җырлап кешеләргә ишеттерү мөмкинлеге хакында уйлаганым да юк иде. Әлеге дә баягы, үзем шул авылга кайткан чакта туган-тумачалар арасында гына җырлый торган идем. Чиләбедә кемгә җырлыйм инде татарча? Шул видеоны көн саен бер-ничә мәртәбә карый торгач, аккордларын белеп, үзем дә җырлый башладым. Шактый гына вакыт уткәч, минем дә “youtube”ка җыр кую теләге уянды. Сеңелкәш белән шул көнне ике җыр яздырдык (“Эрет мине” һәм “Ак каеннар арасында”). Төрле аудиториянең фикерләрен уку, җырларның ютубта ничә тапкыр каралганын күзәтү безгә кызык иде. Язып калдырган фикерләргә караганда, халыкка ошады дигэн нәтиҗәгә килдем. Аннары башка җырларымны да интернет челтәренә куя башладым…
Күрше: Профессиональ җырчы булу, татар эстрадасында халыкка үзеңне таныту теләгең бармы?
Оксана: Профессиональ рәвештә шөгелләнү теләге юк иде… Соңгы вакытта андый сораулар күбәйгәннән күбәя баралар, үзем дә теләкләремдә бутала башладым инде… Киләчәк күрсәтер. Алла насыйп итсә, бар да булыр дип уйлыйм!
Күрше: Җанатарларың күпме? язалармы? Алар белән ничек аралашасың?
Оксана: Күпме дип… Бар нәрсә дә чагыштыруда санала бит. Әгәр былтыргы белән чагыштырсак, әлбәттә күп инде. Язалар. Күп язалар. Мин бер хатны да җавапсыз калдырганым юк. Яңа танышуларга мин гел шатмын! Бер дуслык тәкъдимен дә кире какмыйм. Мин кешеләргә кызыклы икән, ник аралашудан баш тартырга?
Күрше: Син җырларны үзең язасыңмы?
Оксана: Юк, үземнең җырларым юк. Миңа көй язу сәләте бирелмәгән, күрәсең… Шигырьләр генә әз-мәз язгалыйм…
Күрше: Үз репертуарыңдагы ин яраткан жырың нинди?
Оксана: Мин бөтен җырларны да яратам! Күп кешеләр “тегене җырла, моны җырла” дип сорыйлар. Теге яки бу җырны ишетү белән ошатмыйм икән, ул җырны башкармавымны шунда ук беләм. Күңелгә ятмый, димәк, ә күңел белән җырламасаң, җырлап торуның мәгнәсе дә юк бит.
Күрше: Рәхмәт сиңа, Оксана! Уңышлар теләп калабыз.
Игтибарыгызга Оксананың берничә җыры. Карыйбыз!
