Дөньяда ал күгәрченнәр бар

Астагы фотода булган күгәрченне Лондонда бер турист фотога төшергән. Бу күгәрченнәр арасында бик сирәк очыраша торган ал күгәрчен төре — Nesoenas Mayeri.
Бу кошлар чынлап та бар, ләкин алар Маврикиядә генә яшиләр, һәм аларның канатлары соры төсле.

Кошлар буенча эксперт Тим Уэбб сүзләре буенча, бу чып-чын күгәрчен, ләкин нигә ул шундый ал төстә икәне — билгесез.

Ләкин җавап бик җиңел һәм кызык булган. Күгәрченнең ашамалыклары арасында еш кына югары дозада бета-каротин һәм кантаксантин очраша икән, һәм алар кошның каурылары төсен үзгәртә дә. Шулай ук, мәсәлән, ал фламинго креветкаларны бик күп ашаганга ал төсле булган.