Яңа мәкаләләр
NapTV: урындык та, телевизор да
Прогресс бер урында басып тормый. Һәм еш кына аның ясалмалары бик тә кызык була.
Менә, мәсәлән, прогресс бүләге — NapTV — бер үк вакытта урындык та, телевизор да булган гаджет. Аны корея дизайнеры Sung-kyu Nam уйлап чыгарган, һәм ясаган.
Кызганычка каршы, бу ясалманың ике функциясе белән беръюлы кулланып булмый — син яки утырасың, яки телевизор карыйсың.

Sung-kyu Nam кечкенә жидкокристаллы экранны скәмия астына урнаштырган — (утыра торган җирнең арткы ягына). Телевизорны карар өчен аны янына куярга кирәк, яки аның астына ятарга.
Ә хәзерге вакытта телевизор кирәкмәсә, NapTV урындык яки кечкенә өстәл була ала.
Ул бик авыр түгел, һәм аны урыннан урынга кузгатырга җиңел.


