Яңа мәкаләләр
Беренче китапсыз китапханә
Дөньядагы беренче китапсыз китапханә 2013нче елның көзенАмерика Кушма штатларындаСан-Антонио шәһәрендә ачылачак.
BiblioTech китапханәсендә барлык чын китаплар урынына электрон китаплар булачак.
Шундый китапханәләр дөньяда әле булмаган иде.

Бу проектның инициаторы — хаким Нельсон Вульф.
Аның сүзләре буенча, шул проет фикере анарга Стив Джобс биографиясен укуыннан соң килгән.

Баштан китапханәдә 100 электронн китап булачак. Алар ярдәме белән китапларны китапханәдә дә укып булыр, аларны кыска вакытка өйгә алып та булачак.
Шулай ук, теләгән кеше китапханәгә үзенең электрон китабы белән килеп, теләгән китапны күчереп алачак.
Китапханә тулысынча бушлый булачак, монда акча бары тик распечатка өчен генә алыначак.

