5200 пар берьюлы өйләнде

Көнъяк Кореяда һәр елгы массакүләм туй церемониясе узды. Бу чара «Чиркәү берләштерә»  христиан агымы белән уздырыла.

Бу шимбәдә Капхен шәһәренең стадионында (Сеулдан 75 километрда) 5 200 пар өйләнде.
Трибуналарда бу чара артыннан 20 мең тамашачы карап утырды.

Беренче тапкыр шундый массакүләм туй чарасы 1961нче елда узды. Анда бары тик 33 пар гына канашкан иде.