«Өч аяклы» колготкалар

1998нче елда өч аяклы колготкаларга уйлап чыгарылган һәм патент алган. Әйе-әйе, дуслар, нәкъ өч аяклы! Һәм алар мутантлар өчен түгел, ә гап-гади хатын-кызлар өчен ясалган. Дөресен генә әйткәндә, бик кирәк уйлап табу.

Хатыннар еш кына колготкадагы тишекләр белән «очыраша», һәм кешене көлдереп йөрмәс өчен, үзе белән бер запас колготка парын йөретә.  Ә менә бу колготкаларны уйлап чыгаручылар фикеренчә, запас колготканы йөртергә кирәге юк, сез искиткеч колготканың ике аягын киясез, ә өченчесен яшертелгән кесәгә тыгасыз! Бер аягы тишелсә — өченчесен киеп, тишеген яшерергә була 🙂