190 килограммга ябыккан хатын Гиннесс рекордлары китабына эләккән

Чит илләргә тыныч кына очар өчен Британиядә яши торган хатын-кыз үзенең билен 2,7 метрдан 76 сантиметрга кадәр кечерәйткән.

Әле 6 ел элек кенә Элисон Уилсонның авырлыгы 33 яшендә 267 килограмм  булган иде. Аның сүзләре буенча, ул үз аякларын да күрмәгән!

Хәзер бу кыю хатынның авырлыгы 76 килограмм, һәм Элисонның зур хыялы дөньяга ашырылды — ул чит илгә самолетта бер генә урынны сатып алып бара ала!