1/2 портретлар сериясе

Венесуэла студенты Хесус Гонзалез Родригез (Jesús González Rodríguez)  1/2 исемле портретлар сериясен ясаган.

Бу егет график дизайн һәм рәсем сәнгате белән шөгелләнә, бик күп музыка тыңлый, фотолар ясарга һәм фотошопта эшләргә ярата.

Ул Сан-Кристобаль шәһәрендә яши, һәм университетта укып, шул ук вакытта үз фотоларыннан шедеврлар ясый.
Бу гадәттән тыш портретлар беренче караудан анфас урнашкан битнең яртысы булып күренә. Ләкин, игътибар белән карасагыз, монда әле профильда сүрәтләнгән йөзне дә күреп була.