Яңа мәкаләләр
11 төрле гыйшык ырымнары
1.
Берәр кызны гашыйк итү өчен, аның чәч бөртекләрен кулга төшереп, сагызга әвәләп, утка ягарга кирәк.
2.
Күзең төшеп йөргән кыз сөйсен өчен аңа җиде еллык җитен орлыгы ашатырга кирәк. Моның өчен егетләр әллә нинди хәйләләргә барганнар.
3.
Сандугач кунып сайраган ботагын, кош очып китүгә, селкенеп торган чагында, сындырып алып, шул чыбык белән сөйгән кешеңә суксаң, ул кеше сиңа мәңгелеккә гашыйк була.
4.
Яраткан кешеңә күгәрчен йомыркасы ашатсаң да — ул кайнар мәхәббәт белән җавап бирәчәк.
5.
Сөйдергеч тылсым догасын «бөти» итеп тагалар. Өч почмаклы була ул. Аны «томар бөти» дә диләр. Шарты: бу бөти кешенең тәненә тиеп торырга тиеш. Аңа шундый тылсым сүзләре язылган була:
Ай әйләнсен, ел әйләнсен, Чәче бәйләнсен!
6.
Мунча тирен бер савытка җыеп, шул тирне камырга катыштырып, сөйгән кешегә пешереп ашаталар. Шуннан соң ул синнән башка беркемгә дә карамаячак, имеш.
7.
Хатын-кызны үзеңнеке итәсең килсә — башына үзеңнең бүрегеңне кидер. Халык ышанулары буенча, ирләр бүреге кигән хатын-кыз шул ирнең 40 көнлек хатыны була, имеш.
8.
Сөйгәнеңнең бер чәчен алып, аны үзеңнең бер бөртек чәчең белән бәйләп, ул йөри торган юлга күмсәң — ярата башлаячак…
Бәйләнгән чәчләрне күмгәндә: «Чәч белән чәч бәйләнсен, Галәмдә кояш әйләнгән кебек, минем янда әйләнсен, йөрәк белән йөрәк кушылсын, беркемгә карамыйча, миңа гына иш булсын!» — дияргә кирәк.
9.
Сөйгәнең йөргән юлга үзеңнең берәр әйбереңне (мәсәлән, күлмәк җебен) күмсәң дә, аңа мәхәббәт иңәргә мөмкин. Бу очракта да билгеле әфсен кулланыла: «Чәч белән чәч бәйләнсен, җеп белән җеп бәйләнсен, җан белән җан бәйләнсен, Галәмдәге кояш кебек, минем янда әйләнсен!»
10.
Сөйгән кешеңнең юлына өшкерелгән тоз яисә шикәр комы сипсәң дә теләгеңә ирешерсең: ул синең яннан китмәс.
11.
ИРНЕ НИЧЕК ТОТАРГА?
Иреңнең ике-өч бөртек сакалын йолкып алып ашына салып ашатсаң — ул сине соңгы көннәренә кадәр өзелеп яратачак, имеш…

