Зухра Шарифуллина

Зухра Шарифуллина

Артист турында:
Зухра Шарифуллина (Зөһрә Шарифуллина) Татарстан Республикасының атказанган артисты. Зур сәхнәгә 1980-нче елларда Зухра ханым Илһам Шакиров белән чыга. Илһам Шакировны ул үзенең укытучысы дип саный.

Зухра Шарифуллина 1995нче елда Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетына, социаль-мәдәни эшчәнлек факультетына укырга керә, 2000нче елда аны уңышлы итеп тәмамлый.

Хәзер Зухра ханым Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист-вокалист булым эшли.

Зухра Шарифуллинаны бергенә мәртәбә ишеткән кеше аның җырлары онытмаслык матур, моңлы икәнен белә. Ул иске музыкаль әсәрләрне дә ,яңа милли койләрне дә искиткеч итеп башкара. Зухра Шарифуллинаның җырлавын яратучылары арасында иң таныклы кешеләр – Татарстан республикасы президенты, медиа-персоналар.
Зухра ханым фикеренчә, “Татар җыры” фестивале яшь җырчылар өчен бик мөһим нәрсә, чөнки монда тамашачылар үз йолдызын сайлылар. Нәкъ менә шулай үз вакытында тамашачылар Зухра Шарифуллинаны да сайладылар

Клиплар: