Зуля Камалова

Зуля Камалова

Артист турында:
Зуля (тулы исеме Зөлфия) Камалова Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә татар гаиләдә туа. Тугыз яшеннән ул музыка белән шөгылләнә башлый. Урта мәктәпне бетерүгә, Зөлфия Перм университетына чит ил телләре факультетына укырга керә.

1991нче елда Зуля Камалова студентлар алышынуы буенча Калифорниягә китә. Анда Австралиядән килгән егеткә гашыйк булып, анарга тормышка чыга да, Австралиягә китә.

Австралиядә 6 ел яшәгәч үзенең беренче альбомын яздыра. Анарга рус, француз, чигән, португаль, испан, инглиз телләрдәге җырлар керде.

Зуля Камалова австралиянең “Иң яхшы җырчысы-2001” исеменә лаек. Шулай ук ул «World music-2002» жанрында иң яхшы башкаручы.

2007нче елда татар, рус һәм инглиз телләрендә яздырылган «3 Nights» альбомы өчен Зуля Камалова Австралиянең “Грэмми” премиясенә лаек була.

Шул албомдагы җырлар европаның музыкаль чартларында 16 атна буена берече унлыкта булып калалар. Австралия музыкасының тарихында монды нәрсә беренче тапкыр булды.

Зуля Камалова ире белән Зифа исемле кызын үстерә.

Клиплар: