Зиннур

Зиннур

Артист турында:
Зиннур 1982нче елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасының Теләч районында туа. Мәктәптән соң Казан Дәуләт Университетының журналистика факультетына укырга керә.

Зиннурның үз сүзләре буенча, ул беркайчан да җырлар дип уйламаган, гел конферансье, концертлар алыпбаручысы булган. Аның беренче җыры “Тукта, конвой” дип аталды. Соңырак Зиннур ике клип тошерде – “Тукта, конвой” һәм “Халкым минем” җырларына. Аның яраткан җырлары – шансон. Аның фикере буенча, шансонда җырчы үз гомере, хисләре турында сөләп кенә тормый, ул тамашачыларны нәрсәгә булсада өйрәтә ала.

Иҗади яктан Зиннур Салават Фәтхетдиновка ошарга тели. Аның кузләрендә, Салават Фәтхетдинов – үз эшендә профессионал.

Зиннурның планнарында Татарстанда гына түгел, Рәссәйдә да билгеле булу, Мәскәүдә, барлык татарларны җыеп, зур концерт оештырырга.

Хазерге кондә ул Яңа Гасыр телекомпаниясендә эшли, «Син – минеке, мин — синеке» исемле шоу алып бара, җырлар яздыра, гастрольләр оештыра. Шулай ук эш белән параллель йорт төзи.

Клиплар: