Джамиля Низаметдин

Жэмилэ Низаметдин

Артист турында:
Жэмилэ Низаметдин (Җәмилә Низаметдин) Пермәдә туа. Биш яшендә ятим калып, 14 яшенә кадәр дәү әнисе белән яши. 14 яшендә дәү әнисе үлә, кечкенә кызны интернатка җибәрәләр. Мәктәпне бетергәч, Жэмилэ Казандагы актер училищесына керә. Уку вакытында Жэмилэ гастролләргә йөри, татар халык җырларын башкара. Шул ук елларда ул үз җырларын яза башлый.

Укуын бетергәч, Жэмилэ, “Агыйдел” бәйгесендә катнаша. Анардан соң анарга Г. Отос исемендәге Эстония музыкаль уку йортында белем алырга тәкъдим ителә. Шунда ул Ирхан Низаметдин белән танышып, Финляндиягә күчә, 3 улын – Тимер, Ирек, Камилне тәрбияли.

Сигез елдан соң, 2002нче елда Жэмилэ Низаметдин Казанда узган татарлар конгрессында катнаша. Шуннан соң ул куп итеп иҗат белән шөгылләнә башлый. Беренче альбомын яздыра.

Хәзерге көндә Җәмиләнең өч альбомы бар.

Жэмилэ Низаметдин гаиләсендә хәркем узе теләгәне белән шөгылләнә. Тимур хоккейны ярата, Ирек рэп җырлый һәм повар курсларына йөри, ә Камил бик яхшы рәсемнәр ясый. Нәрсә әйтерсең инде, сәләтле әти-әнидә – сәләтле балар.

Клиплар: