Венера Ганиева

Венера Ганеева

Артист турында:
Ганеева Венера Әхәт кызы 1955нче елның 24 мартында Казанда туа. 1983нче елда Венера Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. Шул ук елдан Венера ханым Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының солисткасы.

Анаң репертуарында лирик-колоратур сопраноның төп партияләре. Алар арасында Виолетта ( “Травиата”дан), Джильда (“Риголеттто”дан), Розина (“Севильский цирюльник”тан), Норина («Дон Паскуале»дан), Мюзетта («Богема»дан), Снегурочка («Снегурочка»дан), һәм башкалар.

Венера ханым Ганееваның соңгы ролләре арасында Р. Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте операсында Зәйтүнә партиясе.

1999нчы елдан Венера ханым Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать университеның вокал кафедрасы җитәкчесе, профессор.

Бүгенге көндә Венера Ганеева Татарстанда, Россияда, чит илләрдә концертлар бирә. Күп еллар буена ул эстрада чыгышларын опера җырлавы белән берләштерә, классик әсәрләрне, эстрада җырларын, романслар, татар һәм рус халык җырларын башкара.

«Клиплар:»