Василя Фаттахова

Василя Фаттахова


Артист турында:
Василя Фаттахова (Фаттахова Василә) Рәзиф кызы Башкортыстанда Белорецк шәһәрендә туа. Учала музыкаль мәктәбенең вокал классын бетерде. 1999нчы елда Уфага килеп Уфа Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгат институтына укырга керә, ләкин инде октябрь аенда эш эзләп Айдар Галимов оештырган кастингка килеп, аның группасы белән бэквокал башкаручысы ролендә гастрольләргә китә.
Тамашачылар күбесенчә Василә Фаттахованы “Туган як” җыры ярдәмендә белә һәм таный. “Туган як” җырын Василя өчен билгеле композитор Урал Рәшитов язды. Бу җыр Татарстан белән Башкортыстанда гына түгел, бөтен Россия буенча данын тапты. Бөтен җыр дәвамында Василя һәм удар инструментлар тавышы гына ишетелә, бу “Туган як” җырын калган татар милли җырлардан аера. “Хрусталь сандугач» фестивалендә бу җыр “Интернациональ җыр” номинациясендә җиңеп чыкты. “Татар җыры 2008” фестивалендә “Туган як” “ун елның иң яхшы хиты” исемен яулады.

Хазерге көндә Василя югары экономик белем алды. Җырлауны эш кебек түгел, мавыгу кебек кенә калдыра.

Клиплар: